В
Все
Х
Химия
В
Видео-ответы
А
Алгебра
Г
Геометрия
О
ОБЖ
Д
Другие предметы
У
Українська література
Р
Русский язык
Б
Беларуская мова
У
Українська мова
Э
Экономика
Ф
Физика
М
Математика
Ф
Французский язык
Г
География
И
Информатика
М
МХК
О
Окружающий мир
П
Психология
Н
Немецкий язык
О
Обществознание
П
Право
И
История
М
Музыка
Л
Литература
Қ
Қазақ тiлi
Б
Биология
А
Английский язык
димка184
димка184
16.02.2021 05:45 •  Математика

Составте текст на татарском моя сьмья

Ответ:
san31032009
san31032009
07.10.2020 22:43
Минем гаиләм.
Һәркемнең туган йорты, гаиләсе була. Гаилә ул сине яклый, саклый торган бер оя . Бу ояда кеше үзен тыныч, усаллыклардан сакланган итеп тоя. Һәркемнең тормышы туган йорттан, гаиләдән башлана. Минем гаиләм дүрт кешедән тора: әтием, әнием, мин һәм энем Әмирхан. Безнең гаиләбез бик дус. Без бергә циркка, концертларга, кунакка йөрибез. Туган көннәрне, бәйрәмнәрне бергәләп билгеләп үтәбез.

Минем этием Зөлфәт. Ул акыллы, көчле, ярдәмчел, юмарт. Кирәк чакта ул һәрчак ярдәмгә килә, тынычландыра. Ул яныбызда чакта безгә бик рәхәт.

Әнием Аделия. Ул бик матур, ягымлы. Аның белән бик күңелле. Әнием миңа дәрес хәзерләргә булыша. Ул тәмле ашлар пешергәндә, мин аңа ярдәм итәм. Әнием табиб булып эшли, авыруларга булыша. Авырулар аны хөрмәт итәләр.

Мин, Азалия Хуҗина, 2 Б сыйныфында укыйм. Минем исемем гарәп телендә “мәңгелек” дигәнне аңлата. Ул бик матур чәчәк исеме дә. Мин мәктәптә бик тырышып укыйм. Төрле конкурсларда катнашам . “Алло, мы ищем таланты! ” дигән конкурста “Туган тел”не җырладым. 3 урын алдым. “Сказанием встаёт Казань”, “Стихи А. С. Пушкина” конкурсларында 1 һәм 3 урыннар алдым. Грамоталар белән бүләкләндем. Мин буш вакытларымда китап укырга, чигү чигәргә, энем белән уйнарга яратам.

Минем энем Әмирханга 1 яшь 10 ай. Ул шундый матур, күңелле, гел көлеп тора, акыллы. Кача-кача уйнарга, биергә, китаплар актарырга ярата. Минем мәктәптән кайтуымны көтеп ала, шатлана.

Минем тагын 2 дәү әнием, 2 бабаем бар. Алар бик яхшы кешеләр. Табигатьне яраталар. Без бергәләп балыкка йөрибез, Мишә елгасына коенырга барабыз. Яшелчеләр, чәчәкләр үстерәбез. Җәй көнне бакчабыз гөлбакчага әйләнә. Дәү әниләрем тәмле ризыклар пешерәләр, кышка төрле-төрле салатлар ясыйлар. Минем әниемнең әтисе Ренат бабай теш табибы булып эшли. Ул авыруларга карата игътибарлы, йомшак куллы, тәмле телле. Аны авырулар бик яраталар. Бабайның абыйсы Рафаэль абый-профессор. Ул институтта химия фәнен 40 ел укыта.

Әтиемнең әнисе Әминә Әдһәмовна укытучы булып эшли. Мин укый торган 103 нче мәктәпнең ачылган көненнән бирле татар теле һәм әдәбияты укыта. Дәү әнием ягымлы, ачык күңелле, балаларны ярата. Укучылар да аны хөрмәт итәләр. Дәү әниемнең нәселен укытучылар нәселе дияргә була. 9 укытучының хезмәт елларын санасан, 300 елга тула.
0,0(0 оценок)
Популярные вопросы: Математика
Полный доступ
Позволит учиться лучше и быстрее. Неограниченный доступ к базе и ответам от экспертов и ai-bota Оформи подписку
logo
Начни делиться знаниями
Вход Регистрация
Что ты хочешь узнать?